Республиканың Актаныш районынның Актанышбаш авылында өр-яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды. Районда төзелеп файдалануга тапшырылган 17 нче ФАПны ачу тантанасында авыл халкы һәм район җитәкчелеге катнашты.
Актанышбашлыларның бәйрәм шатлыгын район җитәкчелеге уртаклаша. Фап ачу чарасынабарча авыл халкы җыелды. Махсус программа нигезендә Актанышбаш авылында сафка баскан мөһим социаль объект ул.
2012 елдан алып Актаныш районныда республика прогрраммалары нигезендә фаплар төзү, төзекләндерү эшләре алып барыла. 10 ел эчендә Актаныш районында 16 ФАП төзелеп файдалануга тапшырылган.
Шуларның 13 республика, 3 се сәламәтлек саклау милли проекты кысаларында тормышка ашырылган.
Төзелеш эшләрен “Азнакай-нефтемаш” оешмасы, Теплосервис, Су-газ җәмгыятьләре белән берлектә башкарып чыккан. Кыска вакытта сыйфатлы итеп төзелгән әлеге объект бу авыл өчен зур бүләк.
Нурдидә Хәбибуллина авылда яшәүче өлкән яшьтәге кешеләрнең берсе. ФАП ачылачагын ишетеп, бирегә ул сөенеп килгән. Өлкән яшьтәге кешеләр өчен үзебезнең авылда фельдшерлык пунктының булуы бик уңайлы ди ул.
Актанышбаш авылында Югары категорияле стажлы фельдшер үз хезмәтен күрсәтә. 30 елдан артык хезмәт стажына ия Габидә Шәймардановага авыл халкы да хөрмәтле.
ФАП барлык заманча таләпләргә туры китереп эшләнгән. Хәзер Актанышбаш авылында уңайлы шартларда халыкны кабул итәргә, вакцинация, төрле медицина процедуралары үткәрергә мөмкин.
Ләлә Зәйнуллина. Регина Сәләхова, Марат Саррахов. Татарстан яңалыклары өчен Актаныш районыннан.