Республикабызда ел да яңа мәчетләр салынып тора. Билгеле бу, уңай күренеш. Актаныш районының Табанлы кул авылында да яңа мәчет сафка баса. Иганәчеләр ярдәме белән төзелгән иман йортында беренче тапкыр намаз укылды. Мәчетнең манарасы урнаштырылды, бинага тәкъбир әйтеп ай куелды. Яңа мәчет ачылу тантанасыннна безнең чираттагы язма.
Табанлыкул авылы ул көнне дини мөхит чалганышына күмелде. Төзелеп сафка баскан мәчеткә ай кую чарасын авыл халкы әнә шулай зур бәйрәм итеп билгеләп узды. 50 елдан артык шушы авылда гомер кичерүче Силүзә Газетдинова тарихи мизгелләрне күрергә килгән .
Табанлыкул авылында мәчет төзүне Рүзилә Шәймәрданова күтәреп чыга. Ул бүгенге көндә читтә яшәсә дә, шушы авылда туып үскән. Җирле җитәкчелек белән килешеп, Авыл төркемнәрендә фикерләшкәннән соң, мәчет төзү өчен акча җыю башлана. Һәркем мәчет төзүгә үз өлешен кертергә ашыга.
Расих хәзрәт Салихов ун елдан артык әлеге авылның имамы булып тора. Изге эштә катнашкан авыл халкына, иганәчеләргә рәхмәтле алар.
Тәкъбир әйтеп ай куелганнан соң, ир-егетләр мәчет эченә кереп, коръән укыды, дога кылды.
Ләлә Зәйнулла, Регина Сәләхова, Марат Саррахов. Татарстан яңалыклары. Актаныш районы.