Язның бер көне –елны туйдыра. Актаныш районының “Актаныш” агрофирмасында язгы кыр эшләренә әзерлек уңаеннан семинар-киңәшмә узды.
Семинарда катнашкан җитәкче-белгечләр агрофирманың терлекчелек өлкәсендәге яңалыклары белән дә танышты. Терлекчелектәге уңышлар турыдан-туры үсемлекчелеккә бәйле. Актаныш агрофирмасындагы семинарда бу аеруча ачык чагылды. Биредә тәүлегенә 30 тонна сөт савыла.
Җитәкче Рамил Вәлиев сөт җитештерүнең артуын савым сыерларына ел әйләнәсе кукурузадан әзерләнгән катнашма бирүдә дип саный. Бодай һәм арпадан эшләнгән фуражны малларга бирүдән туктаганнар. Кукурузаның чәчүлек мәйданнарын арттырганнар, быел ул 1400 гектарда игеләчәк. Яз иртә килү сәбәпле, барлык орлыкларны әзерләп куйганнар.
Агрофирма тагын бер яңалыгы белән шаккаттырды: хәзер фермадагы сыерлар саву залына кергәндә, аяк киемнәрен уксуслы эремәдә юачаклар. Дезинфекция төрле авырулардан дәва: бигрәк тә тояк чиреннән котылырга ярдәм итә. Бу яңалык семинарда катнашучыларда зур кызыксыну уятты.
Фәнис Мөхәммәтов, Ләйсән Газизова.