Актаныш районының югары технологияләрне беренчеләрдән булып авыл хуҗалыгы тармагына кертүче «Әнәк» агрофирмасында, шушы көннәрдә заманча метеостанция урнаштырылды. Әлеге җайланма алга таба һава торышы турында төгәл мәгълүмат алырга мөмкинлек бирәчәк. Яңа ачышларга йөз тотып эшчәнлек алып баручы Актаныш раойныннан безнең чираттагы репортаж.
Һава дымлыллыгы, алда булачак явым-төшем күләме, хәтта туфрактагы дымны да шушы җиһаз аша тикшереп була. Алдагы 5 көнгә төгәл прогноз бирүче метеоҗихаз әнәк агрофирмасы өчен зур ярдәмче хәзер. Аны алар бер атна элек урнаштырган.
Электрон прибор махсус кушымта аша кесә телефонына тоташтырыла. Аның ярдәмендә һава торышына бәйле барлык үзенчәлекләрне карап була. Метеостанция яңгырларның үсемлекләрдә нинди авыру китереп чыгарырга сәләтле икәнен дә күрсәтә. Агрофирманың баш агрономы Айзат Фазуллин әйтүенчә, әлегә ул бирегә сынау шарты белән урнаштырылган.
Әнәк агрофирмасында бүгенге көндә урып җыю эшләренең 25 поцентын башкарылып чыккан. Хуҗалык комбайннары бүген дә басу кырларны иңли. Техникаларының сафы тагын бер комбайнга тулыланган. Республикада бердәнбер булган сампа кобайны финляндиядән кайтартылган. Комбайнга ияләшү авыр булмады ди Фәндүс Салихов. Әлеге яңа комбайн белән ул урып җыюда инде 3 нче көн катнаша. 30 елдан артык комбайн иярләүче механизаторга хезмәт итү дәверендә шактый гына кыр кораблары белән эш итәргә туры килә.
Комбайнның өстенлекле яклары шактый. Урып җыюда ул сизелерлек ярдәм күрсәтер дип ышана белгечләр. Һава шартлары уңай торганда, булган уңышны югалтуларсыз җыеп алу төп бурыч.