Без Бөек Ватан сугышы ветераннары белән таныштыруны дәвам итәбез. Хәзер Актаныш районында 11 Бөек Ватан сугышы ветераны яши. Күҗәкә авылыннан Нурфика Абдуллина 95 яшен тутырды.
Сугыш башланганда Нурфика Минзәлә медицина мәктәбенең 2 курсын тәмамлаган була. 42 елда Азнакай кызы Нурфиканы Калинин районы Күҗәкә авылына фельдшер-акушер итеп җибәрәләр. Берничә авыл халкының сәламәтлеге сагында тора. 43 елдан Арча янындагы хәрби госпитальдә шәфкать туташы булып эшли.
Бөек Ватан сугышы ветераны Нурфика Абдуллина: «Яралы солдатларны тимер юл станциясеннән үк каршы алабыз. Яраларына карап аерабыз, кемнең кул-аяклары, кемнең башы яралы. Операцияләрдә хирург ярдәмчесе дә булдым. Шунда кирәкмәгән скальпель, кискечләрне җыеп бардым, кире Күҗәкәгә кайткач, бик кирәк булды алар.»
Суслонгердан кайткан солдатның аягында гангрена башлана. Нурфика бармакларын кисеп, солдатны исән калдыра.
Дилбәр Шәехова (кызы):»Безнең әнкәй авылдагы сугыштан соң туган кендек әбисе дә Әнкәй бөтен гомерен авыл кешеләренең сәламәтлеген саклауга багышлады. Эштән кайтып, я аш әзерли, я идән юа башлый, «Нурфика, ярдәм ит!», «Нурфика тиз бул!» дип ишек кагалар.»
Нурфика Абдуллина 1949 нчы елда гына демобилизацияләнә. Нәкъ шул елны фронттан кайткан Әбүбәк белән кавышалар. Әбүбәк мәктәп директоры була. Биш бала тәрбияләп үстерәләр.
1994 елда Әбүбәк абый вафат булгач, Нурфика апа янына Чаллыда яшәүче улы Әхмир гаиләсе белән кайта.
Әхмир Шәехов (улы): «Безнең әткәй-әнкәйләрнең, барлык ветераннарның, тылдагыларның үз-үзләрен аямыйча куйган хезмәтләре заяга түгел. Мин бүгенге тыныч, матур тормыш өчен барысына да рәхмәт әйтәм.»
Нурфика апаның балалары да укымышлы, һәркайсының үз гаиләсе. Оныклар да югары уку йортларын тәмамлый. Лилия дәү әнисе юлын сайлый- табибә булып эшли.
95 яшен түгәрәкләсә дә, Нурфика апа медик хезмәтенә тугрылыклы. Күрше-күлән авырса, балалар киңәш сораса, бик рәхәтләнеп ярдәм итә.
Күҗәкә авыл җирлеге башлыгы Илдар Мусин:»Безнең әткәйләр өй салганда ук аның киңәшен искә алып, зур итеп йорт төзеделәр. “Өйләрегез зур булса, балаларыгызга сулар һавасы күп була, тәрәзәләрегезне дә олы итеп уегыз, якты булгач, күзләре зыянланмый” дигән ул. Гомумән, Нурфика апаның һәр сүзен олылап яшәде авыл халкы.»
Бөек Ватан сугышы ветераны Нурфика Абдуллина озын гомерлеләр нәселеннән. Әнисе 98 яшькә кадәр яшәгән. Энесе Гомәр абыйга 91 яшь, сеңелләре Рәйханәгә- 86, Хөршидәгә- 84, Тәнзиләгә- 81 яшь. Кешеләргә кылган игелекләре, яхшылыклары бәхетле озын гомер булып әйләнеп кайта.
Актаныш районы мәгълүмат Үзәге ярдәмендә әзерләнде.