2020 ел нәтиҗәләре буенча Актаныш район хакимияте белән ике арадагы килешүне үтәп чыгуга ирешкән җиде хуҗалык, хезмәтләрен хөрмәтләү йөзеннән, өр-яңа «Нива» автомобильләре белән бүләкләнде. Яңа машина ачкычларын Әлфия Авзалова исемендәге мәдәният йорты каршындагы мәйданда тантаналы чарада район башлыгы Энгель Фәттахов тапшырды. «Нигез», «Чишмә», «Башак», «Нур» «Наратлы» хуҗалыклары, «Чишмә», «Әнәк» агрофирмаларына «Нива» автомобилләре тапшырылды.