Актаныш районы язгы кыр эшләренә беренчеләрдән булып кереште. Нур Баян исемендәге хуҗалыкта уҗымнарны тукландыралар. “Чишмә” агрофирмасы базасында язгы чәчүгә әзерлек һәм терлекчелек тармагын үстерүгә багышланган семинар-киңәшмә узды. Тулырак киләсе репортажда.
Агрофирма быелдан рапс чәчүне, югары уңдырышлы арпа, бодай басуларын булдыруны планлаштыра. Кукуруз мәйданнары да артачак. Техника паркы да шушы культураларны игә торган агрегатлар белән тулыланган. Агрофирманың оешуына әле өч кенә ел. Яңа техника, җитәрлек күләмдә ашлама сатып алалар. Ә бу терлекчелекне үстерүнең нигезе.
Агрофирмада азык әзерләү цехы аша дөрес рацион булдыруга ирешкәннәр. Рацион бер сыердан уртача 25 килограмм сөт алуга исәпләнеп төзелгән.
Бу көннәрдә агрофирмада алты тоннага якын сөт савып алына. Максатлары — терлекләрне тулысынча лейкоз авыруыннан арындыру. Терлекләрнең кан составын тикшереп торалар. УЗИ аппараты ярдәмендә авыруларны ачыклап, дәвалыйлар.
Районның иң яшь хуҗалыгы булса да, терлек исәбен алып бару юнәлешендә СЕЛЭКС программасына кушылганнар. Агрофирма территориясе видеокүзәтү җайланмалары белән дә җиһазландырылган. Симертүдәге малларның тәүлеклек үсеше 1 -1,2 килограммга җитә. Районда тулаем бүләкләү чаралары да кулланыла. Маллардан тәүлеклек үсеш 800 граммнан ким булмаса, ай саен премия бирелә.
“Чишмә”агрофирмасында тәҗрибә уртаклашу районда терлекчелекне үстерүдә чираттагы баскыч булыр дип өметләнәләр.