Актаныш районының үзәк хастаханәсендә, Чаллы шәһәренең ашыгыч ярдәм күрсәтү хастаханәсе белгечләре, контрастлы компьютер томографиясе буенча мастер класс үткәрде. Әлеге тикшеренү ысулы, медицина ярдәмен күрсәтүнең диагностикасын һәм сыйфатын яхшырту мөмкинлеген бирә. Теманың дәвамы-киләсе язмада.
Компьютер экраны аша табиблар авыруның эчке әгзаларын тикшерә. Контрастлы компьютер томографиясе әгзаларның сурәтен аермачык күрергә һәм бәяләргә, аларның структурасын җентекләп өйрәнү өчен уникаль мөмкинлек тудыра. Моңа ирешү өчен тикшерү процессы алдыннан, пациентка махсус катетер аша контраст сыекча матдә кертелә. Белгечләр әйтүенчә, бу заманча, авыртусыз һәм иң мөһиме төгәл диагностика ысулы.
Компьютер томографы район үзәк хастаханәсенә 2021елның августындаТР сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү региональ программасы кысаларында урнаштырылган. Заманча диагностика җиһазы белән биредә табиблар көненә 10-12 тикшерү үткәрә ала.
Компьютер тикшеренүе кабинетында, Халыкара сертификатка ия булган, Чаллы шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме күрсәтү хастаханәсе белгечләре мастер класс күрсәтте. Көн дәвамында 3 пациентны тикшереп, аларга медицина бәяләмәсе бирелде.
Моңарчы Районга иң якын урнашкан рентген компьютер томографы- Чаллы шәһәрендә иде. Барып тикшеренү өчен якын ара түгел. Әлеге проблеманы чишү өчен район үзәк хастаханәсендә сәламәтлек саклау өлкәсендә нәтиҗәле технологияләр кертүгә зур әһәмият бирелә.Учреждениенең гомуми стратегияседә район халкына медицина ярдәме күрсәтүнең төрләрен арттыру, аның сыйфатын яхшырту.
Чулпан Әмири, Альбина Солтанова, Марат Саррахов, Татарстан яңалыклары. Актаныш районы.