Республикада язгы чәчү эшләре көннән-көн киңрәк колач җәя. Актаныш районының “Чәчер” хуҗалыгында өч мең гектарга якын мәйданда сабан һәм 150 гектарда күпьеллык культуралар чәчеләчәк. Чәчүнең барышы киләсе репортажда.
Хуҗалык җитәкчесе Радик Солтанов уҗымнарның яхшы кышлавына сөенеп бетә алмый. Игенче өчен яшь бодай үсентеләре яңа туган сабый кебек. Башак булып өлгергәнче, табигать галәмәтләрен исән-сау кичәсе бар.“Чәчер” хуҗалыгында быел 3900 гектардан артык мәйданда төрле культураларны үстерүне максат иткәннәр. Илдус Моратов алыштыргысыз механизаторларның берсе.
Туфрак ныклап эшкәртелә, агротехник таләпләр тиешенчә үтәлә, минераль ашлама вакытында кертелә, яхшы сыйфатлы орлык чәчелә. Әле кайчан гына авырлык белән көн күргән хуҗалыкның быел “Актаныш игенчесе” дигән брендлы хуҗалыклар рәтен тулыландырасына шик юк. Ел саен тулай җыем күләме арта бара. Быел үзләре өчен рекордлы 90 мең тонна ашлык җыярга исәпләре. Чәчер, Бикчәнтәй, Чат һәм Уръяды авыллары басулары техника гөрелтесенә күмелгән.
Кырларны иңләп-буйлап гизгән куәтле техникаларны авылда яшәүче ир-егетләр иярли, күрше Татар Суыксуы авылыннан да килеп эшлиләр, быел берничә механизатор “Әнәк” агрофирмасыннан килгән. Кешесенә түгел, ә хезмәтенә карап түләгәч, хуҗалыкның бу уңайдан да абруе арта.
Фәнис Мөхшммәтов, Ләйсән Газизова.