Узган гасырның 60 нчы елларында республикада беренче тапкыр кукуруз игә башлауның авырлыгын өлкән буын яхшы хәтерли әле. Ә хәзер бу культураны игүнең заманча технологияләре киң кулланыла. Актаныш районында да әлеге төр азыкны күпләп үстерәләр.
“Актаныш” агрофирмасы кырларында төз буйлы, сап-сары чәкәнле кукуруз мул булып үскән.
“Актаныш” агрофирмасы җитәкчесе Рамил Вәлиев: «Кукуруза үстерә башлауны авыл хуҗалыгына Хрущев алып килә, аның идеясе бик яхшы булган дип уйлыйм. Кукуруза җәй буена кояш энергиясен җыеп үсә, шушы энергия азык булып, терлекләргә ашатыла. Хуҗалыкның акча кеременең яртысын кукуруза аша алабыз. Орлыкны гына сатып алырга туры килә. Чөнки безнең табигать шартларында өлгерүче гибрид орлыкның алдагы елга нәсел калдыру үзлеге булмый икән. Бәясе кыйммәт булса да, үз-үзен аклый.»
“Актаныш” агрофирмасында кукуруз малларны тукландыруда төп азыкның берсе. Сөтчелектәге уңышларын шуңа да бәйлиләр. Агрофирма кукруз игүче техника-агрегат компанияләре, сортлар эшләп чыгаручы үзәкләр белән тыгыз элемтәдә тора.
Район авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе башлыгы вазыйфаларын башкаручы Нәфис Сәлимгәрәев:“Актаныш” агрофирмасының Тыңламас басуында “CLAAS” машина-техника һәм “Сингента” орлыкчылык компанияләре берләшеп тәҗрибә уртаклашу семинарын уздырды. Агрофирма кукуруза үстерүнең технологиясен төбенә төшеп өйрәнә, шушы компанияләр белән тыгыз хезмәттәшлек итәләр. 5 майда кукурузаны чәчтеләр, 4 ай үсешен хуҗалык җитәкчеләренә семинарларда күрсәттек. Тиешле тирәнлектә чәчеп, барлык таләпләрне төгәл үтәп үстергәч, уңышы искиткеч. Культура тигез тишелде, басулар чүп үләннәреннән, корткыч-бөҗәкләрдән вакытында агулы матдәләр белән эшкәртелде. Кукурузны тәрбияләмичә, керем кертмичә, яхшы уңыш алып булмый. Бүгенге семинарда шуны күрсәтәсебез, аңлатасыбыз килде.
Кукуруз белән агрофирмада ун ел ныклап шөгыльләнәләр, быелгысы иң уңышлысы. Барлык бүлекчәләрдә силос базлары бар. Басудан яңа гына туралган силосны базга салып, тиешле тыгызлыкта таптаталар, консервантлар белән саклауга куялар. Эш тәмамланып килә инде.
2015 елда агрофирмага Германиядән “Ягуар”-850 комбайнын сатып алалар. Аны Нияз Гафуров иярли.
Нияз Гафуров: «Комбайн тулысынча компьютерлаштырылган. Россиядә генә түгел, мондый машина дөньяда юктыр. Кукурузның сабаклары тиешле озынлыкта-мәсәлән, 2,6 см озынлыкта кисү өчен программалаштырылган.»
Ә яңа “Ягуар-950” комбайнын тәкъдим итүдә авыл хуҗалыгы техникасы белән тәэмин итүче компания вәкилләре дә катнашты, эшләү үзенчәлекләре белән таныштырдылар.
Фәнис Мөхәммәтов, Ләйсән Газизова, Актаныш районы мәгълүмат үзәге ярдәмендә әзерләнде.