Аксубай районы үзәгендә чувашларның “Уяв” бәйрәме узды. Бәйрәмдә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.
Чарада төрле төбәкләрдән җыелган иҗат коллективлары чыгыш ясады. Шулай ук чуваш халкының аш-су үрнәкләре тәкъдим ителде, ярминкә эшләде.