Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында бу елның 10ай вакыт эчендә башкарылган терлекчелек эшенә йомгак ясалды.
Бүген республикада мөгезле эре терлекләр саны 635 мең башка якын, шул исәптән 223 мең сыер малы бар. Кукмара, Мамадыш, Саба, Балтач, Алабуга, Түбән Кама һәм Азнакай районнары соңгы 10 ай вакыт эчендә мөгезле эре терлекләр санын арттыру буенча алдынгылардан санала. Терлекләрнең баш санын киметә торган районнарга исә җитди кисәтү ясалды. Хуҗалыклар быелның 10 аенда бер миллион 264 мең тонна сөт җитештергән. Сөт җитештерү буенча алдынгылар итеп Балтач, Саба, Кукмара, Әтнә һәм Мамадыш районнары билгеләнде.
Татарстан һәм Россия дәүләт бүләкләренә лаек булучылар арасында агросәнәгать комплексы вәкилләре дә бар иде. Парламент рәисе Фәрит Мөхәммәтшин дә аларга атап берничә сүз әйтте.
Кукмара районыннан Анатолий Михайлов комбайнда чирек гасырдан артык эшли. Алдынгы механизатор бүләкләр турында уйламагандыр да. Ә бүген инде ул Татарстанның атказанган механизаторы булды.
Бүләкләрне хуҗалык һәм агрофирма җитәкчеләре дә алды. Бүләкләнүчеләр арасында авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ленар Гарипов та бар. Хәзер ул — республиканың атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
Фәрит Мөхәммәтшин авыл хезмәтчәннәрен аерым билгеләп үтте. Мондый икмәкне җыю һәм сөт терлекчелеге буенча позицияләрне саклап калу — бу чын батырлык дип ассызыклады.
Республика терлекчеләре кышкы чорга әзерләнә. Малларга әзерләнгән азыкның сыйфатлы булуы аеруча мөһим. Әйтик, моннан бер ел элек, Буа районында товарлыклы-сөтчелек комплексы ачылган иде. Әлеге комплекста булганда без сыерларга уңайлыклар тудыра hәм савымны контрольдә тота торган яңалыкларны үз күзебез белән күрдек.