Авылга күченеп кайтып та гөрләп тормыш итәләр. Адав-Толымбай авылында яшәүче Кәримә һәм Закир Шакировлар турында сүзебез. 90нчы еллар башында кояшлы Ташкенттан күченеп кайткан гаилә яңа йорт тергезеп, җиң сызганып эшли башлый.
Күптән түгел хуҗабикә үз кәсебен дә булдырган – рассада белән шөгыльләнә ул. Бу эшкә ничек алынуы, авылда төпләнү тарихы белән алар хәбәрчебез белән дә уртаклашты.
Кәримә һәм Закир Шакировлар тумышлары белән Ташкент шәһәреннән. 90нчы елларда заманалар үзгәреп китә, тормыш итү авырая. Гаилә хуҗабикәнең әнисе ягына — Адав-Толымбай авылына кайтып төпләнергә карар кыла.Беренче вакытта баракта яшиләр. Күп тә үтми, йорт салып чыгу өчен участок биреләр аларга авылда.
Осталар ялласаң, түләргә кирәк дип, йортны гаилә үз көчләре белән торгыза. Ул вакытта әле мәктәп укучылары булган балалары да эшкә ярап куя. Әти кеше улы белән йортның түбәсен ясый. 12яшьлек Наилә көне буе йорт төзегән әнисе белән әтисе янына ашарга пешереп китерә.
Әнә шулай Яшьләр урамында иң беренче йортны Шакировлар торгыза. Президент программасы буенча бирелгән процентсыз ссуда акчалары да бу эштә ярдәм була. 3 миллион сум йорт салып чыгу өчен кирпеч һәм цемент алуга кереп бетә.
Эштән курыкмыйлар алар, бакча тутырып үзләре үстергәнне, кешедән дә җыеп бәрәңгеләр төяп якын шәһәрләргә чыгып китәләр. Шул вакытта җирнең чыннан да кешене ашатучы зур байлык булуын аңлыйлар. Ә күптән түгел хуҗабикә рассада белән шөгыльләнә башлаган.
Бакчада әле тагын яңа өрек, чия, слива агачлары утыртканнар, теплицада җиләк үсә. Киләчәктә аның мәйданнарын тагын да арттырачаклар. Җир эшен яратып башкарабыз, авылны да үз иттек, кайтканга үкенмибез диләр Шакировлар бертавыштан.
Алсу Сәмигуллина, Илнур Кадыйров. Татарстан яңалыклары.