Чүпрәле районының Иске Шәйморза авылында 1966 елны мәктәпне тәмамлаучыларның очрашуы узды. Аны шушы мәктәптә белем алган, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексының ветераннар Советы җитәкчесе Марс Алиев, җирле мәдәният идарәсе белән бергә оештырды. Сыйныфташлар очрашуын хәбәрчебез Мөршидә Җиһан күреп кайтты.
Иске Шәйморза авылы тарихы, халкыбызның үткәне кебек үк бик тирәннән 1594 еллардан ук башлана. Әмма сүзебез бүгенге көннәргә якынрак, моннан 55 ел элек Иске Шәйморза урта мәктәбен тәмамлаучылар турында. Тагын да төгәлрәк әйтсәк, Иске Шәйморза авылы халкына «Кыңгыраулы мәктәп еллары» китабы тәкъдир ителде.
Кеше тормышында аерылышу һәм очрашулар һәрвакыт чиратлашып тора. Аерылышу күпме сагышлырак булса, очрашуы шул хәтле куанычлы. Якын кешеләр белән очрашуны зарыгып көтеп аласың. Бергә укыган сабакташлар белән очрашу аеруча куанычлы була.
Мондый төр чараларда форсаттан файдаланып рәхмәт хатлары да тапшырыла. Чүпрәле районының башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Айрат Җәләлов укытучыларга мәгариф министрының рәхмәт хатларын тапшырды. Гомер буе балалар укытып та мондый зур бүләк биргәч күңелләребез тулып китте ди, ветеран укытучылар. 42 ел хезмәт стажы булган Миңнеруй Камалова әлеге чыгарылышны укыткан чагымны бүгенгедәй хәтерлим. Алар сыйныфында җыенысы 33 малай иде ди химия , биология укытучысы.
Миңнеруай апага чәчәк бүләк иткән Фариз Шакиров 33 малайның берсе . 1966 елда Иске Шәйморза урта мәктәбен 250 укучы тәмамлаган. һәркайсы катлаулы тормыш юлында үз урынын, үз сукмагын тапкан. Болар барысы да исеме үк җырлар торган Кыңгыраулы мәктәп еллары китабында урын алган.
Һәрбер яңа буынның язмышы үткән заман белән аерылгысыз бәйләнештә тора. Иске Чүпрәле мәктәбе белән элеккеге укучылары гел аралашып яши.
Сыйныфташлар очрашуы, хатирә –истәлек тулы китап әзерләп халыкка тәкъдим итү мәктәп укучылары өчен аеруча әһәмиятле чара. Алар укыган мәктәпне үрнәк алырлык күпме шәхес тәмамлаган.
Вакыт , кызганычка каршы аяусыз. Сыйныфташлар һәм укытучылар арасыннан бакыйлыкка күчкәннәре дә бар. Очрашуының икенче өлеше авыл зыяратында дәвам итте.
Сыйныфташлар авылның данлыклы музеена кереп яңа күргәзмәләр белән дә танышып чыкты.
Маркиз Сираҗиев музей җитәкчесенә әтисенең портретын бүләк итте.
Мәктәп еллары һәрберебез өчен дә кадерле, яшь олыгая барган саен, ул чор хәтердә бик еш яңара.
Алар сыйныфы укыганда Иске Шәйморза Буденный исемендәге район үзәге була . Нәкъ шул елларда мәгариф системасы үзгәрә һәм уку 11 еллыктан 10 еллыкка күчерелә. Шуңа да ул елны мәктәпне берьюлы 250 укучы тәмамлый.
“Кыңгыраулы мәктәп еллары” китабы якташлары Мостафа Ногман сүзләренә язылган “Балкый Шәйморза утлары” җыры белән башлана. Аны халыкка җиткерүчесе дә якташлары Габдулла Рәхимкулов.Нәкъ җырдагыча кайнар йөрәкләр якты күңелләр белән макталучы сыйныфташларның күрешү кичәсе искә төшкән һәм үзләре язган китапны укыган саен яңа очрашуларга өметләрен уятыр. Моңа кадәр дә шушындый очрашуларны башлап йөрүче Марс Алиевка рәхмәтләре чиксез сыйныфташларның.
Мөршидә Җиһан, Таһир Хәсәнов. Татарстан яңалыклары. Чүпрәле районы.