Яңалыкларны бергәләп ясыйбыз. Без бүгеннән тамашачыларыбыз төшергән видеоязмаларга нигезләнгән яңалыклар белән уртаклаша башлыйбыз. Үзегездә булган вакыйгаларны бөтен Татарстан карасын дисәгез, видеоязмаларны безнең редакция адресына юллагыз. Бүгенге язма Апас районыннан. Кыш көне һәм елның башка салкынча айларында мәдәният йорты сәхнәсендә концертлар куелса, җәй көне күңел ачу, аралашу чаралары урамнарда үткәрелә. Кич капка төбендә җыелу гадәтен Апас районының Олы Бакырчы авылында бүген дә саклап яшиләр. Кызу хезмәт көненнән соң күршеләр белән бергәләп кич утыру – авыл халкының борынгыдан килгән матур гадәте. Монда җырлыйлар да, бииләр дә, уйныйлар да. Өлкәннәрнең һәм бала-чаганың да күңеле күтәрелә, зарланырга вакыт та калмый. Хәер, авыл халкы гомер-гомергә җир җимертеп эшли дә, ял итә дә белә.