Соңгы ун елда республика буенча 35 районда су чистарту корылмалары сафка баскан. Әлеге исемлеккә шушы көннәрдә Кайбыч районы да кертелде. Бу хакта тулырак Мөршидә Җиһан репортажы.
Олы Кайбыч читендә калкып чыккан яңа бинаның эче тулы автоматлаштырылган техник җиһаз. Аның ничек эшләве, куәте турында тантаналы ачу вакытында җиткерелде.
Җирле хакимият вәкилләре, кунаклар һәм тармак белгечләре катнашында узган чарада чыгыш ясаучылар су чистарту корылмаларының Кайбыч районы өчен әһәмиятен искәртте.
Файдалы хезмәткә көч куючыларга рәхмәт хатлары тапшырды һәм Альберт Рәхмәтуллин район халеы исем ннән юынтык суларны чистартырга сәләтле бу объектны төзүдәге ярдәме өчен Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Олы Кайбычта барлыгы 7 чакрым канализация торблалары сузылган. Бу әле тулаем алганда район ихтияҗын 20 процентка гына каплый. Өстәвенә, сафка баскан һәр трамакның әзер белгечләре булу шарт.
Ә өйрәнә белә Кайбычлылар. Максат куйган икән ирешә торган район ул . Югыйсә оешкан елларында җыелыш үткәрергә кайткан Илдар Гыйльметдинов утырырга урындыклары да юк иде дип искә ала.
Бу корылма биологик чистарту корылмаларын яңарту республика программасы буенча төзелгән. Ул тәүлегенә 250 кубометр кулланылган суны кабул итеп, чистарта ала. Дөрес. Әлегә аны тулы куәткә эшләтеп булмый, чөнки күбесенчә дәүләт оешмалары биналарына хезмәт күрсәтелә. Ә шәхси хуҗалыкларны биологик чистарту торбасына тоташтыру киләчәк эше. Аның өчен кайбычлылар махсус коллекторлар төзергә ниятли.
Мөршидә Җиһан, Альберт Сафиуллин Татарстан яңалыклары.