Арчада хәзерге шартларда терлекчелекне үстерү мәсьәләләренә багышланган зона семинары булды. Вице – премьер, Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров очрашуга баш ветеринария идарәсеннән коллегаларын, төньяк районнарның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәләре, хуҗалык җитәкчеләрен чакырды.
Мәдәният йорты каршындагы махсус күргәзмәдә үзебезнең ашламалар, азык, авыл хуҗалыгы җиһазлары җитештерүчеләр продукциясен тәкъдим итте. Беренче квартал нәтиҗәләре буенча 357 мең тонна сөт савылган. Бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 2 процентка күбрәк. Авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә яшь терлекләрнең сакланышын тәэмин итү, терлекләрнең баш санын арттыруга игьтибар бирергә тәкъдим ителде. Шулай ук терлекләрнең сәламәтлегенә аерым игътибар бирү, балансланган мул рационны тәэмин итү зарурлыгы да әйтелде.