Бөгелмә районында Татарстанда беренче күчмә мәдәният йорты эшли башлады. Хәзердән башлап артистлар һәм иҗат коллективлары районның ерак авылларына барып, концертлар куялар, һөнәрчелек буенча осталык дәресләре үткәрәләр, яшьләр өчен кичке дискотека оештыралар.
Гадәти автофургонны үзенчәлекле декорация, төсле якты утлар белән бизәп, заманча музыка уен коралларын көйләп куйганнар. Җирле артистларның хәтта кечкенә генә булса да, үз гример бүлмәләре дә бар монда. Тамашачылар аларның чыгышын алдан ук көтеп торган, һәвәскәр башкаручыларның чыгышын көтәләр.
Быел бу яңалыкны хакимият ярдәме белән нефтьчеләр гранты ярдәмендә районның үзәкләштерелгән клуб системасы гамәлгә ашырды. Беренче культуробусны күрсәттеләр – аңа Бөгелмә халкы шундый исем бирде һәм ул халыкка бик кирәкле булып чыкты. Райондагы 65 торак пунктының яртысында диярлек мәдәният йортлары юк. Проект 18 авыл җирлеген колачлый. Анда 3 меңгә якын кеше яши.
Подлесный бистәсе күчмә машинада артистларны беренче тапкыр кабул итте. Ул Бөгелмәдән һәм күрше авылдан ерак түгел генә урнашкан, анда җирле мәдәният йорты бар. Беренче чыгышлардан ук концертны яраттылар, тагын килүләрен теләделәр.
Татар, чуваш халык җырлары, рус биюләре, совет чоры һәркемнең күңеленә хуш килде.
«Сокольская курчаночка» халык вокаль ансамбле тарихы уникаль. Бөгелмә өязенең Соколка авылына Курск өлкәсеннән 160 ел элек күчеп килгәннәр. Халыкка рус мәдәниятен, фольклорын, көнкүрешен җиткерә.
Куәтле генераторы һәм яктырту җайланмасы булган күчмә мәдәни үзәк теләсә кайсы җирдә, тәүлекнең теләсә кайсы вакытында эшли ала. Хәтта кырда да дискотека ясарга, видео фильм күрсәтергә мөмкин. Аның мөкинлекләрен Бөгелмә авыллары халкына бәяләргә кирәк әле. Яңа проект халыкка мәдәни хезмәт күрсәтүдә нәтиҗәле эшли.
Дмитрий Второв, Владимир Юрков, Илдар Сафиуллин, Татарстан яңалыклары, Бөгелмә районы.