Яңа ел өстәлендә нинди ризыкларга ешрак өстенлек бирелгәнен белгечләр халыкның бәйрәм алдыннан сатып алган ашамлыкларына карап билгеләгәннәр.
Гадәттәгечә, күпчелекнең Яңа ел өстәлендә шуба салаты булачак. Икенчеурында — оливье, ә җиңүчеләр өчлеген — цезарь салаты йомгаклый. Билгеле, бу стандарт җыелма, ә кайбер төбәкләрдә башка төрле ризык әзерлиләр. Мәсәлән, Түбән Новгородта, тавык һәм татлы борычы белән салат әзерләячәкләр, Чиләбедә тавык итен кипкән ипи белән катнаштырсалар, Мәскәүдә краб салатына, ә Волгоградта мидиялесенә өстенлек биргәннәр.