Татарның танылган чәк-чәге «Вкусы России» илкүләм конкурсында җиңеп чыкты. Конкурска Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгында махсус тантанада йомгак ясадылар
Тавыш бирү халык арасында узды. Быел брендларны Россиянең 84 төбәге тәкъдим итте. Безнең республика конкурска 18 төр ашамлык тәкъдим итте, шуларның өчесе йөзем эчемлеге, чәк-чәк һәм Татарстан балы лидерлар рәтендә иде Һәм менә чәч-чәк конкурста беренче урынны алды. Рөстәм Миңнеханов шатлыклы хәбәр белән инстаграммда уртаклашты, Казаннан җиңүчене игълан итү тантанасында турыдан-туры элемтәгә чыкты.