Чыгарылышыбызны татар халкының күренекле шәхесләренә багышланган сәхифә белән дәвам итәбез.
Иртәгә, 28 нче февральдә- татар халкының күренекле аш-су остасы, татар милли ризыклары турында күп санлы китаплар авторы, Россияның атказанган сәүдә хезмәткәре Юныс Әхмәтҗановның туган көне. Исән булса, аңа 97 яшь тулган булыр иде.
Юныс Әхмәтҗановны татар ашларының атасы дип тә йөрткәннәр. Үзе күптән арабызда булмаса да, аның үзебезгә ризык әзерләү рецептлары, әле бүген дә кулланыла. Аның татар милли аш-суларын саклап калуга һәм танытуга керткән өлеше бик зур.
Танылган аш-су остасының тормышы белән, татар энциклопедиясе һәм төбәкне өйрәнү институты директоры, профессор, академик Искәндәр Гыйләҗев таныштыра.