Кызыл зона табибларына хөрмәт йөзеннән бүләк. Үзбәкләрнең милли-мәдәни автономиясе медицина хезмәткәрләренә күңелле сюрприз ясады. Милли рецептлар буенча пешерелгән пылау белән сыйладылар. Мәҗлестән әзерләнгән “тәмле” репортажны сезгә дә тәкъдим итәбез.
Зыра, нут тәмләткечләре өстәп, тагын 20 минут кайнатканнан соң, телне йотарлык хуш исле тәмле пылау пешеп тә чыкты. Үзбәкләр автономиясе активистлары милли ризыкны үзләренең рецепты буенча әзерли. Барлык таләпләрне дә төгәл үтиләр. Кызыл зонада кешеләр сәламәтлеге хакына тәүлек буена алны-ялны белми эшләгән табибларны чын күңелдән сыйларга булганнар.
Олы җанлы табибларга шулай итеп рәхмәтебезне җиткерергә ниятләдек. Кызыл зонада эшләүчеләргә бик авыр. Тәмле пылау белән сыйлап, күңелләрен күреп, беразга булса да, рухи ял да бүләк итәрбез дидек.
Оста пылауны ачык учакта чуен казанда пешерде. Студентлар булышты, кайнар пылауны савытларга бүлеп, йнфекция хастаханәсенә керттеләр.
Татарстанда яшәүче төрле диаспора вәкилләре мондый чараларны актив оештыра. Яз көнне дә шундый акцияләр узды.Коммерцияле булмаган оешмалар, республиканың күп кенә шәһәрләрендә — Әлмәттә, Бөгелмәдә, Чаллыда, Түбән Камада хәйрия чараларында катнаштылар, шулай ук авыр минутларда табибларга ярдәм иттеләр.
Без ковид афәтеннән тиз котылырбыз дип уйлаган идек, тик йогыш чигенми. Көн саен кызыл зонада, алгы сафта эшләүчеләргә рәхмәтне төрле формада җиткерәбез. Табибларга да бик кыен, алар гел авыр постта эшләүләрен дәвам итәләр.
Йогышлы авырулар хастаханәсенә барлыгы биш йөздән артык порция пылау тапшырдылар. Үзбәкләрнең милли мәдәни автономиясе табибларга киләчәктә дә булышуын дәвам итәргә ниятли.
Валентина Васильева, Илдар Галәветдинов, Татарстан яңалыклары.