Татарстан башкаласы Казанда башка илләрнең консуллыклары бар. Алар арасында Казахстан консуллыгы төрле юнәлештә эшчәлек алып бару белән аерылып тора. Бу аның җитәкчесе Ерлан Искаковның үз хезмәтенә бик җаваплы каравы белән дә бәйле. Шушы көннәрдә милли ризык мәдәниятын таныштыру максатыннан мастер- класс та үткәрде. Казах халкының милли ризыгы Куырдак ничек әзерләнгәнен хәбәрчебез Мөршидә Җиһан да күреп кайтты.
Күптән түгел бишбармак пешерү осталыгын күрсәтсә бу юлы Казахстанның Казандагы Баш консулы Ерлан Искаков Курдак остаханәсенә чакырды.
Остаханәнең рәсми өлешен башлаганда Казан шәһәр Башкарма комитетының туристлыкны үстерүгә теләктәшлек комитеты җитәкчесе Дарья Санникова Татарстан җитәкчелегенә республикада яшәүче халыкларының дус-тату яшәвенә зур әһәмият бирүенә рәхмәтен җиткерде һәм Ерлан Искаков белән тәмле ризык пешерү серләрен өйрәнергә әзерлеген белдерде.
Иң әүвәл курдакның табада кыздырып пешерелә торган мич ризыгы икәнен искәртик. Аның өчен күпме кешегә әзерләнүенә карап бәрән ите кирәк. Әмма ризыкның нигезе итеп йөрәк, бавыр, бөер, үпкә, талак алына. Бу очракта куырдак йөрәк итеннән башка әзерләнде. Ул ничек пешерсәң дә каты була, шуңа да кайбер ашчылар төшереп калдыра дип шәрехләде консул.
Остаханә кызганнан-кыза бара. Аны игътибар белән күзәткән кунакларның күбесе казахстан консуллыгы белән уртак эшчәлек алып бара.
Төрки халыкларның ит ризыклары әзерләүдә охшаш яклары күп. Бу юлы курдак татар –казах дуслыгын ассызыклау өчен татар бәлеше камырына төрелде.
Курдак пешкән арада Казахсатан консуллыгының эшчәлеген барлып алыйк. КФУның Филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты белән бергә Казах теле һәм әдәбият белеме галименә нигез салучы, тюрколог, Әхмәт Байтурсыновка багышланган конференция оештырылды. Тиздән татар телендә китап та нәшер ителә. Дини чараларда , бигрәк тә рамазан изге гамәлләр аенда да консуллык ифтар ашлары уздыруга ярдәм итә.
Туган авылым туристлык комплексында милли мәдәниятне, бигрәк тә аш-су осталыгыгна багышларган остаханәләр еш уза. Бу тәкъдим дә бик хуплап каршы алынган. Хәтта Казахларның иң мәшхүр милли ризыкларын казанлылар , туристлар өчен үзләре пешерә башларга да әзер.
Гадәттә мич бәлеше озак пешә , ә куырдак 15 минут эчендә — әзер.
Казах милли ризыгын татып караган тәҗрибәле белгеч Зөфәр Гаязов та бик мактады.
Кунак ашы кара-каршы буларак татар милли ашы буларак куырдактан соң гөбәдия пешерү остаханәсе башланды. Чәй өстәле ризыгын әзерләүне Ерлан Исхаков бик тиз өйрәнде. Аның фикренчә, табын төрки халыкларда, үзенә бер тәрбия мәктәбе.
Мөршидә Җиһан, Ирек Хәмидуллин Татарстан яңалыклары.