Шушы көннәрдә Казанда милли кулинария студиясе ачылды. Тулырак мәгълумәт Искәндәр Гыймалтдинов репортажында.
Россиядә Юныс Әхмәтҗанов исемендәге беренче милли кулинария студиясе ачылды. Юныс Әхмәтҗанов — татар халкынынң атаклы пешекчесе. 60-70 елларда ул татар халык рецептларын җыеп милли ризыкларыбызны халыкара дәрәҗәдә танытты. Чарада аңа багышланган китаплар да тәкъдим ителде.
Әлеге лаборатория Казан инновацион университетында урнашкан. Мондагы галимнәр татар халкының милли аш-су мирасын саклау һәм аны киләсе буыннарга җиткерү эшен фәнни дә гамәли итеп тә башкара.
Аш-су студиясе ачылышында татар милли ризык пешерү мастер-класслары үтте.Биредә башка бер уку йортында да булмаган заманча җиһазлар урнаштырылган.
Бу студия кулинария өлкәсендә кадрлар әзерләүдә һәм татар кулинариясен үстерүдә яңа этап булып тора.
Искәндәр Гыймалтдинов, Ирек Хәмидуллин, Татарстан яңалыклары.