Бу көннәрдә халкыбызның милли йөзен, асылын яктырткан чаралар күп булды. Татарның төп сыйфаты — кунакчыллык һәм телеңне йотарлык милли аш-су ризыклары. Чәй — кунакчыллыкның аерылгысыз бер элементы. Татар чәе, милли эчемлек буларак, буыннар арасындагы бәйләнешне саклый.
Башкаланың “Татар утары” ресторанында махсус проект эшли башлады. Республикабыз көненә багышланган «тәмле» чараның бүгенге кунагы Россиянең һәм Татарстанның халык артисты Винера Ганиева. Ул көнне татар мичендә җыр–моңга уралып, халкыбызның тәмле, файдалы кабак бәлеше һәм өчпочмак пеште.
Алга таба әлеге очрашулар халкыбызның күренекле шәхесләре белән дәвам итәчәк. Татарларның милли эчемлеге чәй һәм аш-су ризыклары турында төрле мастер-класслар да көтелә.
Ләлә Зәйнуллина, Таһир Хәсәнов. Татарстан яңалыклары.