Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды. Кукмара раойнында да чара кысаларында ЮХИДИ хезмәткәрләре белән яшь хәрәкәт инспекторлары кагыйдәләрнең үтәлешен тикшерделәр. Әлеге операциянең төп бурычы — балаларнын автомобильләрдә иминлек каешларын куеп йөрүгә кагылышлы хокук бозуларны ачыклау.
Чараны оештыручылар мондый профилактик рейдлар юл һәлакәтләрендә зыян күрүчеләр санын киметергә, шулай ук юлда балаларның иминлеге мәсьәләләренә җәмәгатьчелек игътибарын арттырырга ярдәм итәр дип өметләнә.