Җырчы һәм композитор Гүзәлия тарафыннан иҗат ителгән җырларны күп кенә танылган артистлар башкара. Аның җырлары уңышка ирешеп, хәтта кайбер җырчыларның үзләрен дә халыкка танытты. Гүзәлия исә илһамланып яңадан-яңа җырлар иҗат итә.
Эльвира Әхмәтова Алабуга дәүләт педагогика институтын тәмамлаганнан соң, телевидение, радио, мәгълүмат агентлыгында эшли, төрле вазифалар башкара. ТРның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре. Соңгы вакытта Төрле елларда иҗат ителгән шигырьләр тупланмасы дөнъя күрде.
Кичә программасында татар эстрадасының танылган җырчылары һәм башкаручылары чыгышы тамашачылар күңелендә матур хисләр тудырды.
Фәннур Хәсәнов, Данил Жданов, Татарстан яңалыклары.