Буаның “Дельфин” бассейны капиталь ремонттан соң үз ишекләрен ачты. Йөзәргә яратучылар андагы үзгәрешләрне гаять югары бәяләде, якты, матур, заманча! Хәтта читтән килеп коенырга теләүчеләр дә күбәйгән. Яңартылган бассейнны хәбәрчебез дә күреп кайтты, берочтан йөзәргә килүчеләр алдында куелган таләпләрне дә өйрәнде.
Берничә айга сузылган капиталь ремонтның нәтиҗәсе күз алдында. Бассейн күпләр көнләшерлек төс алган. Йөзү залында якты төсләр, яңа җиһазлар, чип-чиста җылы су.
Бассейнның саунасы турында аерым сөйлисе килә. Анда тирләп утыру сәламәтлек өчен гаять файдалы, диләр. Бигрәк тә сулыш юллары өчен.
Бассейнның йөзү залы бервакытта да буш тормый. Буалы Анастасия Аминова да биредә бик еш була. Әлбәттә, бассейн җитәкчелеге йөзәргә килүчеләрдән әлеге матурлыкка сакчыл карауны да сорый.
Алия Галиуллина, Илсөяр Мөхәммәтҗанова, Илнур Кадыйров, Татарстан яңалыклары.