Бүген Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Казанда «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ директорлар советының чираттагы утырышын уздырды. Биредә нефть-газ химиясе тармагы өчен проектлар һәм технологияләр, шулай ук медицина өчен югары технологияле проектлар тәкъдим ителде. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.
Утырыш барышында «Татнефтехиминвест-холдинг» ААҖ генераль директоры Рафинат Яруллин берничә мәсьәлә буенча аңлатма бирде, дип билгеләделәр матбугат хезмәтендә.
Мариуполь шәһәреннән «Технические материалы» ҖЧҖ директоры Станислав Комаровский «Ксенон — наркоз без осложнений и побочных эффектов» доклады белән чыгыш ясады. Ул ксенонны кеше органнарына йогынтысы булмау сәбәпле «алтын наркоз» дип атауларын телгә алды. «Бу юнәлешләр барысы да югары технологияле», — дип белдерде докладчы.
Н.Д.Зелинский исемендәге Мәскәү органик химия институты лаборатория мөдире Вера Виль полимер продукция җитештерүдә куллану өчен уйлап табылган технология тәкъдим итте.
Мотор майлары һәм ягулыкка өстәп кушыла торган матдәләр өлкәсендәге инновацияләр турында «Архимед» фәнни-җитештерү предприятиесе» ҖЧҖ өлкән фәнни консультанты Валерий Прокофьев сөйләде. Бүген мондый өстәп кушыла торган матдәләр экологик нормаларны үтәү өчен аеруча мөһим, дип саный ул.
МИСиС милли тикшеренү технология университетының фән һәм инновацияләр буенча киңәшчесе Андрей Поляков химия өлкәсендә пилот җайланмалар җитештерү турында доклад белән чыгыш ясады.
Моннан тыш, Мәскәү «Лабадванс» ҖЧҖ генераль директоры Алексей Черемисин «Лаборатория на чипе» проектын тәкъдим итте. Компаниягә 2020 елда «Сколтех» хезмәткәрләре нигез салды.