Казанда «Көнчыгыш Кубогы» халыкара балалар футбол турниры башланды. «Яшь гвардия» балалар лагерендә узган ачылыш тантанасында Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Алексей Песошин Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм республика Хөкүмәте исеменнән турнирда катнашучыларны һәм кунакларны сәламләде. «Футбол – татарстанлылар арасында спортның иң массакүләм һәм яраткан спорт төрләреннән берсе. Республикабызда 64 меңнән артык кеше әлеге спорт төре белән шөгыльләнә», — дип искәртте ул.
Премьер шулай ук хәзерге вакытта Татарстанда спорт инфраструктурасын үстерүгә: спорт мәйданчыклары һәм заллары, футбол кырлары һәм манежлары төзүгә зур игътибар бирелүен әйтте.
Песошин «Рубин» футбол клубы турнирын үткәрү тәкъдиме өчен рәхмәт белдерде. «Мондый чаралар балаларга яңа дуслар табу һәм осталыкларын күрсәтү мөмкинлеген бирә», — диде ул.
Аның сүзләренчә, Азәрбайҗан, Казахстан, Үзбәкстан, Согуд Гарәбстаны һәм Берләшкән Гарәп Әмирлекләре спортчыларының катнашуы «Көнчыгыш Кубогы» турнирына аерым статус бирә.
ТР Премьер-министры турнирның ачылуы белән котлады һәм барысына да яхшы кәеф, ә турнирда катнашучыларга кызыклы һәм матур уен күрсәтүләрен теләде. «Турнирны үткәрү күркәм гадәткә әверелер дип ышанам», — дип сүзен төгәлләде Алексей Песошин.
Азия футбол конфедерациясе президенты киңәшчесе Фәхәд Абдулла Муса әл-Рәиси дә чарада катнашучылар һәм кунакларга сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итте.
Моннан тыш, турнирны ачу тантанасында ТР спорт министры Владимир Леонов һәм «Рубин» футбол клубы идарәсе президенты, Федераль салым хезмәтенең ТР буенча идарәсе җитәкчесе Марат Сафиуллин да катнашты.
Элегрәк «Татар-информ» агентлыгының спорт редакциясе Владимир Леоновның «Көнчыгыш Кубогы»н үткәрүнең әһәмиятен бәяләве хакында хәбәр иткән иде.
Аккош күле янындагы «Яшь гвардия» балалар сәламәтләндерү лагере базасында оештырылган «Көнчыгыш Кубогы» турниры 22 сентябрьгә кадәр дәвам итә, анда 10-11 яшьлек балалардан торган ун команда катнаша. Матчлар җидегә җиде форматында уза.