Фәрит Мөхәммәтшин VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы Рәисе итеп сайланды — «Татарстан» ДТРК
ГТРК Татарстан
РУС
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта
RU
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
«Татарстан» ДТРК
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
РУС
Баш бит Яңалыклар тасмасы Сәясәт

Фәрит Мөхәммәтшин VII чакырылыш Татарстан Дәүләт Советы Рәисе итеп сайланды

21.09.2024
Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин татарстанлыларны Республика Матбугат көне белән котлады

Фәрит Мөхәммәтшин VII Татарстан Дәүләт Советы Рәисе итеп сайланды. Карар яңа чакырылыш парламентының беренче утырышында кабул ителде, аның кандидатурасы өчен депутатларның күпчелеге – 85 кеше тавыш бирде, дип хәбәр итте «Татар-информ».

«КПРФ һәм «Бердәм Россия» фракцияләре Хафиз Миргалимов һәм Фәрит Мөхәммәтшин кандидатураларын карарга тәкъдим итә», – диде VII ТР Дәүләт Советы депутатлары вәкилләренең оештыру комитеты рәисе Алексей Созинов.

Новости СМИ2

Утырышта кандидатуралар күрсәтү буенча башка тәкъдимнәр булмады.
«Минем кандидатурамны яңадан тәкъдим итүләре өчен ихлас рәхмәтемне белдерәм. Әмма бу депутатларның теләге генә түгел, моны сайлау нәтиҗәләре дә күрсәтте. Халык безнең эшне яхшы бәяләде, һәм «Бердәм Россия» партиясе күпчелек тавыш белән җиңде. Парламентта башка сәяси партияләрнең дә саны артуы шатландыра», — дип белдерде Мөхәммәтшин.

Парламент эшчәнлеге ачык булырга тиеш, дип ассызыклады ул. «Яңа чакырылыш Дәүләт Советы — күп партияле, дискуссион. Ул үзенең төп бурычын хәл итәр дип уйлыйм», — диде депутат.
Парламент җитәкчесе электрон системаны кулланып яшерен тавыш бирү юлы белән сайланды.
•Фәрит Хәйрулла улы Мөхәммәтшин 1947 елның 22 маенда Әлмәттә туа. 1972 елда Әлмәт газ сәнәгате техникумын, 1979 елда «инженер – механик» белгечлеге буенча Уфа нефть институтын, 1986 елда КПСС Үзәк Комитеты каршындагы Саратов югары партия мәктәбен тәмамлый.
•Хезмәт эшчәнлеген 1963 елда Ленин комсомолы исемендәге Әлмәт газ-бензин заводында башлый.
•Төрле елларда «Әлмәтнефть» нефть промыселе идарәсенең җитештерүне автоматлаштыру цехында контроль-үлчәү приборлары слесаре, ВЛКСМның шәһәр комитеты инструкторы, КПСС шәһәр комитетының сәнәгать-транспорт бүлеге инструкторы, Әлмәт шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе урынбасары, КПССның Әлмәт шәһәр комитеты секретаре, Әлмәт катлам басымын тоту өчен технологик сыеклык әзерләү идарәсе башлыгы булып эшли.
•1988-1989 елларда Әлмәт шәһәр Советы башкарма комитеты рәисе була. 1989-1990 елларда ТАССР сәүдә министры вазифасын башкара. 1990 елдан 1991 елга кадәр — ТАССР Министрлар Советы Рәисе урынбасары. 1991 елда ТР Югары Советы рәисе була. Ә 1995 елда Татарстан Премьер-министры итеп билгеләнә.
•1998 елдан бирле Татарстан Дәүләт Советы Рәисе булып эшли.

Бу кызык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
Киләсе яңалык
Алексей Песошин: «Көнчыгыш Кубогы»н үткәрү күркәм гадәткә әверелер дип уйлыйм

Алексей Песошин: «Көнчыгыш Кубогы»н үткәрү күркәм гадәткә әверелер дип уйлыйм

Миңнеханов Путинны тәкъдим итү турында: Ул безнең барыбызны берләштерүче көч булып тора

Рөстәм Миңнеханов 27 сентябрьдә Татарстан Дәүләт Советына еллык юллама белән мөрәҗәгать итә

Җәй белән саубуллашу

Җәй белән саубуллашу

Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024 15:40

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024 15:37

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024 15:20

Рөстәм Миңнеханов Татарстан игенчеләренә лаеклы уңыш өчен рәхмәт белдерде

24.09.2024 15:17

Парламент хәбәрләре

24.09.2024 15:13

Гүзәлия һәм Эльвира Әхмәтованың «Тормыш — могҗиза» дип аталган иҗат кичәсе булды

24.09.2024 15:02
Тагын йөкләү
”Мәскәү- Казан арасы” Татарстанда берьюлы ике федераль трасса участоклары ачылды
Без рубрики

М12 трассасы ачылганнан соң Татарстанда автотуристлар саны 88 процентка арткан

24.09.2024
Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды
Төп яңалык

Рөстәм Миңнеханов Росреестр җитәкчелегенә Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды

24.09.2024
Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды
Мәгариф

Республика районнарында “Бала – төп пассажир” акциясе узды

24.09.2024
Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?
Дин

Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан мөселман мәдрәсәсе быелгы уку елын ничек башлап җибәргән?

24.09.2024
«Татарстан» ДТРК

16+

Государственная телерадиокомпания «Татарстан»
Copyright © 2024

«Татарстан» Дәүләт телерадиокомпаниясе «Россия» Дәүләт Интернет-Каналы (теркәү турында таныклык Эл № ФС 77-59166 22.08.2014 ел, элемтә, мәгълүмәти технологияләр һәм масскакүләм коммуникацияләр өлкәсендә Федераль күзәтчелек хезмәте тарафыннан бирелгән) Учредителе – «Бөтенроссия дәүләт телевидение һәм радиотапшырулар компаниясе» федераль дәүләт унитар предприятиесе Баш мөхәррир - Панина Елена Валерьевна, ДТРК мөхәррире - Гыймалтдинов Фирдүс Салих улы.
  • ДТРК редакциясенең электрон почтасы: vesti@trttv.ru
  • ДТРК редакциясенең телефоннары: 8 (843) 528-25-68
Текст, аудио-, фото- һәм видеоматериалларны теләсә кайчан кулланганда trt-tv.ru сылтамасы мәҗбүри. Текст материалларын интернетта тулысынча яки өлешчә күчереп басканда trt-tv.ru гипер сылтамасы мәҗбүри. 16 яшьтән өлкәнрәк балалар өчен.
Яндекс.Метрика
Нәтиҗә юк
Барлык нәтиҗәләрне карарга
  • Баш бит
  • ТВ
    • Яңалыклар
    • Милли тапшырулар
    • Вәгазь
    • Уйнагыз гармуннар
    • Чәй яны — татар җаны
    • Проектлар
  • Радио
    • Мин әтине өйрәтәм
    • Фидакарьләр
    • Безнең заман каһарманнары
    • Әдипләр йолдызлыгы
  • Компания турында
    • Компания турында
    • Үзебез турында үзебез
    • Җитәкчелек
    • Алып баручылар
    • Элемтә
  • Перейти на новую версию сайта

© 2024 Государственная телерадиокомпания «Татарстан» 16+