Бу көннәрдә Саба районының сәләтле балалар мәктәбендә гомуми ата-аналар җыелышы узды. Очрашуда Идел буе федераль округының фәнни-гыйльми математик үзәге хезмәткәрләре катнашты.
Сабаның сәләтле балалар мәктәбендә 187 бала белем ала. Узган елның декабреннән башлап, мәктәп Казан федераль университетының фәнни-гыйльми математик үзәге белән хезмәттәшлек итә. Әлеге үзәк хезмәткәрләре район мәктәпләрендә укучы , математикага сәләтле , әлеге фән белән ныклап кызыксынучы балаларга дәресләр бирә.
Дәресләр, онлайн һәм офлайн форматта үтә. Математика – ул барлык фэннәрнең патшасы. Аның белән бик ныклап шөгыльләнергә теләгән һәр бала , сәләтле балалар мәктәбенә килеп , үзен сынап карый ала. Шулай ук әлеге очрашуда математика фәне буенча әти-әниләргә бик файдалы мәгүлүматләр җиткерелде, алар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Мондый очрашуларның Татарстанда игълан ителгән фәнни технологик үсеш елында үткәрелүе дә, аерым игътибарга лаек. Алар мәктәпләрдә даими рәвештә үткәрелер дип планлаштырыла.