21 һәм 22 сентябрьдә шәһәр халкын спортлы ял көннәре көтә. Башкалабызда «Милләт кроссы» һәм Казан ярым марафоны уза.«Милләт кроссы»ның төп мәйданчыгы «УРАМ» экстрим-паркы була. Гаилә елы уңаеннан гаилә йөгереше дә оештырыла. Казан ярым марафоны төрле яшьтәге 5 меңнән артык кешене берләштерер дип көтелә.