21нче сентябрьдә Казанда мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Сәйдәш» мәдәният йортында «Һәр кайсында Кояш» дип исемләнгән IIнче Республика сәнгать иҗаты фестивале уза. Ул «Нур» хатын-кызлар ассоциациясе тарафыннан «Сандугач» гаиләне, аналарны һәм балаларны яклау хәйрия фонды белән берлектә оештырыла. Бу хакта Актуаль әңгәмә сәхифәсендә хәйрия фонды җитәкчесе Айгөл Хәйруллина сөйләр, әңгәмәне Алия Галиуллина алып бара.