Респуликабызның һәрбер районы үзенең тарихы, үзенчәлекле мәдәни, Һөнәри мирасы белән аерылып тора. Башкалабыз казанда инде икенче тапкыр үтүче «Татарстанның мәдәни башкаласы» бәйге-фестивалендә үзләренеэ районы белән Зәйлеләр таныштырды.
Ленин исемендәге мәдәният йортында Зәйлеләр Татарстанның мәдәни башкаласы исеме өчен көрәшкә кушылды. Биредә районнын милли ризыклары, халык сәнгать эшләре, табигать фотокүргәзмәләре, җирле халыкның көнкүреш әйберләре, тәкдим ителде. Сәхнәдә иҗади гаиләләр, районның сәнгать осталары, иҗат коллективлары чыгыш ясады.
Зәйдә яшәүче Энҗе Әхмәтҗанова балачактан ук чигү эшенә гашыйк, бирегә ул берсеннән-берсе матуррак чигүләрен алып килгән.
Ә менә агач остасы Равил абый инде 30 елдан артык яраткан эше белән шөгылләнә. Төрле төбәкләрдә узган күргәзмәләрдә үзенең эшләнмәләре белән лаеклы урыннар яулаган.
Билгеле,Һәрбер раойн үзенең күренекле шәхесләре белән горурлана. Зәй районы- Аяз Гыйләҗев, Наил Дунаев, Хатыйп Миңнегулов, Мансур Хасанов, Рабит Батулла биргән як.
Узнан ел фестивалнең җиңүчесе булып Арча районы танылды. Быел Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән, бәйгедә җиңүче төбәкне 4 миллион сумлык сертификат көтә.
Икенче елын гына үткәрелеп килүенә карамастан, әлеге фестивал төрле халыклар мәдәниятен генә берләштереп калмый, гореф гадәтләрне, үткәннәрне саклап, барлап калуга юнәлдерелгән. Башкалабыз халкы, муниципаль районнарның мәдәни тормышы белән 27 нче сенртябрьга кадәр таныша ала.
Чулпан Әмири, Ирек Хамидуллин.