Көз җитте, димәк сәламәтлегебезне ныграк кайгыртырга вакыт. Республикада салкын тиеп, вируслы авырулар белән авыручылар саны өлкәннәр һәм балалар арасында да шактый артты. Бу вакытта сәламәтлекне ничек саклап калырга һәм нинди ысуллар кулланырга? Бу турыда алдагы язмада.
Көз җитү белән ОРВИ, грипп һәм башка инфекцияләр кебек сезонлы авырулар да уяна. Һава торышының үзгәрүчән булуы аеруча балалар арасында авырулар саны артуга китерә. Мәктәпләр һәм балалар бакчалары актив рәвештә профилактик эш алып бара, балаларны гигиена күнекмәләренә, бүлмәләрне җилләтергә, кулларны еш юарга һәм салкын тию симптомнары барлыкка килгән очракта битлекләр кулланырга өйрәтә.
Белгечләр әйтүенчә, ОРВИ, грипп һәм ковид симптомнары охшаш. Барлык өч авыруда да югары температура, йөткерү, сулыш алуы авырлашуһәм тамак авыртуы күзәтелергә мөмкин. Кукмара районында медицина учреждениеләре хезмәткәрләре грипп сезонына инед әзерлекне башлаганнар.
Вакцинациядән тыш, кулларны даими юу, антисептиклар, битлекләр куллану кебек элементар гигиена кагыйдәләрен дә үтәргә кирәк. Авыруның беренче симптомнары барлыкка килгәндә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Миләүшә Хаҗиева, Марат Сабирҗанов
.