Көзнең беренче ае сентябрнең уртасына да килеп җиттек. Бу атна башында синоптиклар фаразы буенча, республикада әле җылы һава торышы саклана. Көндезләрен һава температурасы 25 граудуска кадәр күтәрелә. Ә инде атна азагында чын көзге салкыннар башлана. Исегезгә төшерәбез, 20 нче сентябрьга кадәр республикада урманнарында янгын куркынычы зур булу сәбәпле шторм кисәтүе гамәлдә.