Узган шимбәгә республикада бөртекле культуралар 1 миллион 80 мең гектар мәйданда суктырылган. Бүген бу күрсәткечләр югарырак инде. Бер гектардан уртача уңыш 28 центнерга җитә.
Урып-җыю буенча төп күрсәткечләр Хөкүмәт Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары — Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров хәбәр итте. Киңәшмәне видеоэлемтә аша Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды.
Республикада бер гектардан 18 центнерга якын уңыш белән борчак җыюны һәм уҗым бодаен суктыруны төгәлләделәр.Соңгысының уңышы бер гектардан 31 центнер чыга. Хуҗалыкларда рапс суктыру һәм шикәр чөгендере җыю дәвам итә. Ике шикәр заводы да чимал эшкәртә башлаган. Быел 2 миллион тоннага якын шикәр чөгендере җыеп алу планлаштырыла. Бөртеклеләрне җыю графигына җитди төзәтмәләр керттеләр.
Шул ук киңәшмәдә Республика Рәисе ассызыклаганча, югары уңыш җыеп алуны сыйфатлы итеп төгәлләү мөһим. Шулай ук ул туфракны төп эшкәртү һәм көзге чәчүне мөһим бурыч итеп билгеләде. Башка яңалыклардан — Казанда Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә йөзем үстерүчеләрнең 16нчы күргәзмәсе узды, ә Игенчеләр сараенда агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре 105 еллыгын билгеләп үтте.
Көз башы – йөзем өлгергән чак. Казан дәүләт аграр университетында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы ярдәмендә «Бакча уңышлары һәм йөзем үстерүчеләрнең» чираттагы төбәкара күргәзмәсе узды. Уңышларын күрсәтергә республиканың йөзем үстерүчеләре генә түгел, Россиянең төрле төбәкләреннән белгечләр дә җыелган. Татарстанның йөзем үстерүчеләр ассоциациясендә һәвәскәрләр, шулай ук тармак профессионаллары тәҗрибәсен берләштерү, халыкка әлеге культураны үстерү технологияләрен үзләштерүдә ярдәм итү мөһим дип саныйлар. Фестиваль инде 16 нчы тапкыр уза. Анда Казанның, Татарстан районнарының, Ульян, Мәскәү, Волгоград, Калининград, Смоленск, Липецк һәм башка төбәкләрнең иң актив йөзем үстерүчеләре катнаша. Шунда ук хезмәттәшләр бакча культураларын карау буенча үз тәҗрибәләре белән уртаклаша, тәмләп карауларда катнаша.
Игенчеләр сараенда Россия Агросәнәгать хезмәткәрләре һөнәр берлегенең 105 еллыгы уңаеннан агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре һөнәри берлегенең Татарстан республика комитеты утырышы узды. «Гасырдан артык элек республикабызның агросәнәгать комплексы эшчеләре иҗтимагый оешма — һөнәри берлек төзи алдылар, ул күп дистә елларга тармак хезмәткәрләре мәнфәгатьләрен иң актив яклаучы булды», — дип ассызыклады үз чыгышында Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгының беренче урынбасары Ленар Гарипов, — шушы елларда профсоюз әгъзаларының хокукларын һәм социаль гарантияләрен яклауны төп бурычны хәл итте.
Утырышта хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары өлкәсендәге эшләр, тармак хезмәткәрләренең хезмәт хакы һәм авылда эшләүче торак шартларын яхшырту турында фикер алыштылар. Профсоюз хәрәкәтен үстерүгә өлеш кертүләре өчен район оешмалары рәисләре һәм агросәнәгать комплексы предприятиеләренең башлангыч һөнәр берлекләре оешмалары вәкилләре рәхмәт хатлары һәм мактау грамоталары белән бүләкләнде.
2024нче ел башыннан Россия авыл хуҗалыгы банкы Татарстан аграрийларына ярдәмгә 14 миллиард 600 миллион сум акча биргән. Аларның 12 миллиардтан артыгы ташламалы шартларда бирелгән. Быел агропром өлкәсендә 5 инвестиция проектын финанслау башланды. Ярдәмнең иң зур күләме гадәттәгечә сезонлы-кыр эшләрен уздыруга юнәлтелгән. Бу якынча 11 миллиард сум. Ә Татарстан хуҗалыкларының кече формалары быел 1 миллиард 600 миллион сумлык ярдәм алды.
Татарстанның күп кенә районнарында шикәр чөгендерен җыялар. Республика буенча 200-йөз тоннадан артык татлы тамыр җыелган инде. Бер гектардан уртача 424 центнер уңыш чыга. Иң зур уңдырышлылык Тәтеш, Зәй, Буа районнарында.
Буа районы кырларында шикәр чөгендерен җыю бара. Бу эшкә ике агрофирма һәм өч фермер хуҗалыгы керешкән. Һәр көнне шикәр заводына 6-7 тоннадан күбрәк татлы тамыр китерелә. Быел шикәр чөгендере уңышы нинди? Алдагы язмада.
“Авангард” кырлары комбайннар гөрелтесе астында. Куәтле техника тамыразыкны җир өстенә чыгара. Көннәр кояшлы торганда эшләр гөрләп бара. Чимал бер үк вакытта шикәр заводына да озатыла. Динар Кашапов быел икенче ел төягечтә эшли. Аның өчен сезон сентябрьдән башлана. Быелгысы уңышлырак, ди механизатор.
“Авангард” агрофирмасында татлы тамыр плантацияләре 1400 гектарга якын мәйданны били. Чөгендергә җир әзерләү былтыр августтан башланган. Минераль ашламалар кертелгән, туфрак тиешенчә эшкәртелгән. Язын үсентеләр баш төрткәч тә барлык технология таләпләре үтәлеп эшләнгән. Уңыш яхшы – гектардан уртача 500-550 центнер тәшкил итә. Чөгендер әле дә үсеш процессында – көнгә уртача ун граммга арта, әмма, генераль директор Николай Курчаткин әйтүенчә, чөгендер казу вакытын сузарга ярамый.
Районның башка агрофирмаларында һәм фермер хуҗалыкларында да шикәр чөгендерен казып алу темпы көннән-көн арта. Гектардан уртача уңыш әлегә 400 центнердан артык. Чыгыш югары, тик шикәрлелеге түбәнрәк булу гына борчылырга мәҗбүр итә. Әмма ул үзгәрергә тиеш, диләр аграрийлар.
Сүз уңаеннан, быел Буа районы буенча 400 мең тоннадан артык татлы тамыр җыеп алып, заводка тапшырырга планлаштыралар.
Әлегә авыл хуҗалыгы тармагына бәйле яңалыклар шулар иде.