Карбыз-кавын хәзер безнең якларда да бакча җимешенә әверелеп бара. Буа районының Яңа Чәчкап авылы мәдәният йортында исә быелгы бахчалылар уңышыннан күргәзмә дә оештырылды. Җыелган уңышны тәкъдир итү Кабак бәйрәме дип аталса да, быел авылдашлар бер-берсенә күрсәтергә күбрәк карбыз һәм кавын күтәреп килгәннәр иде. Тәмле күргәзмәне хәбәрчебез дә күреп кайтты.
Берсе-берсе алты килограммнан да артык авырлыктагы карбызлар Яңа Чәчкап авылында яшәүче Сиринә Хәйруллина бакчасында үскән. Уңыш август ахырында өлгергән. Эче кызыл, орлыклары каралган. Тәме бер дигән, ди Сиринә ханым. Хуҗабикә көньяк җимешен быел беренче тапкыр үстергән.
Артык күп су сипмичә, ашлама кертмичә үстергән экологик чиста карбызларын Сиринә Хәйруллина Уңыш бәйрәменә дә алып килгән. Мәдәният йортында оештырылган күргәзмәгә тагын кавын, кабак, башка яшелчә дә куелган. Хуҗабикәләр һәрберсе аларны үстерү серләре белән бүлеште. Нигъмәтләрнең бер ишесе Әлфинур Абдрахманова бакчасыннан.
Көзге уңыш күргәзмәсен ел саен оештыручы мәдәният йорты директоры Хөрия Җиһаншина оста бакчачылар арасында дусларча ярыш та игълан иткән. Гигант яшелчә-җимеш алучылар аерым барлана.
Бу көнне мәдәният йортында Самавыр бәйрәме дә узды. Хуҗабикәләр уздышып чәй кайнатып, бергәләп кабак бәлешеннән авыз итте.
Алия Галиуллина, Илсөяр Мөхәммәтҗанова, Сирин Хәсәнов, Татарстан яңалыклары.