Россиядә махсус хәрби операциядә катнашучыларына ярдәм итүнең тагын бер чарасы эшли башлый. Хәрби хезмәткәрләр, хәрби хезмәт пенсионерлары һәм түләүсез юл йөрү хокукына ия булган гаилә әгъзалары хәзер, командировкага яки ялга китсәләр, үз автомобилен эксплуатацияләү өчен компенсация алачак. Нечкәлекләрне Россия Оборона министрлыгында белергә мөмкин.