Республикада “Татарстанның чиста урманнары” табигатьне саклау традицион акциясенең көзге этабы башланды. Аның кысаларында урман фонды территориясен каты коммуналь калдыклардан, коры-сары һәм ауган агачлардан чистарту, мәгълүмати такталарны һәм ял урыннарын ремонтлау һәм төзекләндерү эшләре башкарылачак. Шунысын билгеләп үтү мөһим, мондый чаралар оештыру «Экология» милли проектын гамәлгә ашыруга ярдәм итә.
Акциядә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы вәкилләре, республика оешмалары, экология берләшмәләре вәкилләре, югары һәм урта махсус уку йортлары студентлары, волонтерлар катнашачак. Акциянең көзге этабы 9 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.
Исегезгә төшерәбез, 22 апрельдән 22 июньгә кадәр узган “Татарстанның чиста урманнары” акциясенең язгы этабы нәтиҗәләре буенча республиканың урман фондыннан 0,4 мең куб. м. каты көнкүреш калдыклары җыеп алынды һәм чыгарылды, ул вакытта акциягә 10 мең кеше кушылды.