Бүген программада «Мир» кинотеатрында «Җәннәт Аналарның аяк астында» фильмын күрсәтү каралган һәм актер Эмиль Эсеналиев белән иҗади очрашу көтелә. «Оснавание: Осман» һәм «Великолепный век. «Империя Кесем» сериалларында уйнаган артистлар Фатих Айхан һәм Йигит Учан белән очрашу була. Фестиваль 12нче сентябрьдә Камал театры янында тантаналы рәвештә тәмамлана.
«Алтын мөнбәр» тамашачының күңелен ачарга гына түгел, ә яхшы гамәлләргә рухландырырга, милли мәдәни тиңдәшлекне ныгытырга һәм ныклы гаилә мөнәсәбәтләрен тәрбияләргә омтыла, бу Россиядә Гаилә елында аеруча мөһим». Барлыгы халыкара кинофестивалендә җиңүчеләрне 13 бүләк hәм алты махсус приз көтә.