Казанда көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре 14 сентябрьдә башлана һәм 29 декабрьгә кадәр дәвам итә. Казанлыларның фермерлар һәм Татарстан җитештерүчеләренең продукциясен Авиатөзелеш һәм Киров районнарында, Вахитов , Яңа Савин, Совет һәм Идел буе районнарында сатып алу мөмкинлеге булыр дип көтелә. Шулай ук бу көнне Казан агросәнәгать паркында «Бакчачы көне» дә билгеләп үтелә. Анда республиканың бакчачылык һәм яшелчәчелек хуҗалыклары күргәзмә – фестивале уза. «Кабак – Көз патшабикәсе» конкурсында быелгы иң зур кабак тәкьдим ителә. Әлеге чара Татарстанда бакчачылыкны һәм яшелчәчелекне популярлаштыруга юнәлдерелгән.