Буа районы кырларында шикәр чөгендерен җыю бара. Бу эшкә ике агрофирма һәм өч фермер хуҗалыгы керешкән. Һәр көнне шикәр заводына 6-7 тоннадан күбрәк татлы тамыр китерелә. Быел шикәр чөгендере уңышы нинди? Алдагы язмада.
“Авангард” кырлары комбайннар гөрелтесе астында. Куәтле техника тамыразыкны җир өстенә чыгара. Көннәр кояшлы торганда эшләр гөрләп бара. Чимал бер үк вакытта шикәр заводына да озатыла. Динар Кашапов быел икенче ел төягечкә идарә итә. Аның өчен сезон сентябрьдән башлана. Быелгысы уңышлырак, ди механизатор.
“Авангард” агрофирмасында татлы тамыр плантацияләре 1400 гектарга якын мәйданны били. Чөгендер астына җир әзерләү былтыр августтан башланган. Минераль ашламалар кертелгән, туфрак тиешенчә эшкәртелгән. Язын үсентеләр баш төрткәч тә барлык технология таләпләре үтәлеп эшләнгән. Уңыш яхшы – гектардан уртача 500-550 центнер тәшкил итә. Чөгендер әле дә үсеш процессында – көнгә уртача ун граммга арталар, әмма, генераль директор Николай Курчаткин әйтүенчә, чөгендерне казуда вакытны сузарга ярамый.
Районның башка агрофирмаларында һәм фермер хуҗалыкларында да шикәр чөгендерен казып алу темпы көннән-көн арта. Гектардан уртача уңыш әлегә 400 центнердан артык. Чыгыш югары, тик шикәрлелеге түбәнрәк булу гына борчылырга мәҗбүр итә. Әмма ул үзгәрергә тиеш, диләр аграрийлар.
Сүз уңаеннан, быел Буа районы буенча 400 мең тоннадан артык татлы тамыр җыеп алып, заводка тапшырырга планлаштыралар.
Алия Галиуллина, Илсөяр Мөхәммәтҗанова, Сирин Хәсәнов, Татарстан яңалыклары, Буа районы.