Татарстанның халык язучысы, филология һәм әдәбият галиме Мөхәммәт Мәһдиевның «Кеше китә – җыры кала» әсәренә нигезләнгән күпсерияле фильм төшерелә. Сериалга яз көне керешкәннәр иде. Җәй буе актерлар Арча, Әтнә, Питрәч, Теләче, Кайбычта эшләде. Ә шушы көннәрдә иҗат төркеме Казанга кайтты. Сериал кайчан әзер була?Ни өчен нәкъ шушы әсәр сайлап алынган? Әлеге сорауларга җаваплар Мөршидә Җиһан репортажында.
Чәлпәрәмә килгән тәлинкәнең тамашачыга сериал тәкъдим ителгән көндә кабат җыелачагына шик юк. Әлеге өзектән үк фильмның уңышлы булачагы тоемлана.
Мөхәммәт Мәһдиевнең кызы Гәүхәр ханым актерларны сайлаганда шәхсән катнашкан.Әтиемнең әсәрен бик тирәнтен аңлап экранлаштырганы өчен режиссер Александр Далматовка рәхмәтләремне белдерәм диде ул.
Авыл кешесенең холкын, җанын, хыялын, акылын, мутлыгын, хәйләкәрлеген Мөхәммәт Мәһдиев кебек тасвирлый алган язучылар бик сирәк , Шуның кадәр дә ярата иде инде авыл кешесен дип язган бер бәяләмәсендә Туфан Миңнуллин. Нәкъ менә шул темага язылган әсәрләре өчен Мөхәммәт ага Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләгенә лаек булган иде.
Кеше китә – җыры кала» әсәренең үзәгендә – Кара Чыршы дип аталган, гүзәл табигать кочагына урнашкан татар авылы язмышы. Сугышка озату, туй күренешләре, җыелышлар, базар мәйданы. Болар барысы да фильмда сүздән сурәткә күчә.
Сериалны «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе тәкъдиме белән «Ватан — 21 гасыр» кинокомпаниясе төшерә. Проект Татарстан Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм “Татнефть” хәйрия фонды ярдәмендә тормышка ашырыла. Тамашачы сериалны Яңа ел бүләге булрак гыйнвар аенда карар дип фаразлана.
Мөршидә Җиһан, Илдар Галәветдинов, Татарстан яңалыклары