Саба индустриаль паркы эшчәнлеген 2019 нчы елда башлап җибәрде. Бүгенге көндә биредә 14 резидент эшли, 340 кеше эш белән тәэмин ителгән. 23 эшмәкәр белән килешү төзелгән. Шуның 4 се төзелеш эшләре алып бара.
Авыл хуҗалыгы азыгын тикшерү буенча Республика лабораториясенең дә төзелеш эшләре тәмамланып килә. Планда сентябрь аенда аны җиһазландыру. Димәк, тагын 6 кешегә эш урыны булачак. “Абразив инструментлар” заводында ирләр дә, хатын-кызлар да хезмәт куя. Елдан артык эшләүче заводта барысы да җайга салынган.
Биредә уртача хезмәт хакы 45 мең сум. Эшкә урнашырга килгән булачак белгечләрне үзләре укыталар.
“Цинк Саба” кайнар цинк белән металл эшләнмәләрен каплау заводы иң зурысы. Биредә 76 кешегә хезмәт урыны булдырылган.
Эш тимер элүдән башлана. Иң элек конструкция чистарту аша үтә. цинклаштырыла һәм суытыла. Заводның киләчәге өметле. Якын-тирәдә конкурентлар юк. Логистика да мөһим роль уйный.
Заводның сыйфатлы хезмәт күрсәтүен яхшырту һәм транспорт-логистика чыгымнарын киметү йөзеннән, Казаннан “Металлек” компаниясе 3 мең ярым квадрат метрлы бинада яктырту лампалары кую баганалары ясый башлаган. Җитештерү күләме 1 айга 250 тонна.
Район үзәген көнчыгыштан урап узу юлындагы полоса артында да күләмле эшләр башланып китте. Подрядчы “Иском” җәмгыятенә 10 гектар мәйданда азык-төлек житештерү цехлары урнаштыру өчен инфраструктуралар булдыру бурычы куелган.
Яшелчә саклау бинасы, җиләк-җимеш консервалары ясау, кондитер, авыл –хуҗалыгы товарларын эшкәртү цехлары сафка басачак. Азык-төлек җитештерү предприятиеләренә исәпләнгән мәйданчык районыбызның урта һәм кече бизнес вәкилләренә уңайлы шартлар тудыра: җир участокларын муниципаль сатып алулар, конкурс үткәрмичә генә арендага бирү каралган.
Шулай ук биредә үзләренең җитештерү куәтләрен булдыручыларга республика законнарында каралган салым ташламаларыннан һәм өстенлекләрдән файдалану мөмкинлеге биреләчәк.