Бу атнада 6 нчы сентябрьдә башкалабыз Казанда 20 нче «Алтын мөнбәр» халыкара кинофестивале ачыла. Тамашачылар өчен төрле илләрнең филмнарын күрсәтү һәм эшлекле программа планлаштырылган. Быел «Алтын мөнбәр» кинофестиваленең конкурс программасына 20 илдән 51 картина тәкъдим ителә. Жюри составына Россия, Мисыр, Һиндстан, Согуд Гарәбстаны, Әзәрбәйҗан, Кыргызстан, Үзбәкстан вәкилләре керә. Фестивальнең ачылу тантанасы Казан Ратушасында, ә ябылышы Галиасгар Камал исемендәге театрда була. Быелдан фильмнарны карау түләүле. Билет бәясе 200 сумнан да артмый дип оештыручылар. Фильмнарны «Мир» «Алмаз Синема Родина» кино-театрларында карарга була. Тулы программа белән «Алтын мөнбәр» кинофестиваленең рәсми сайтында танышырга мөмкин.