Татарстанда вакыйгаларга бай көннәр көтелә: Казанда сайлаудан соң ук халыкара форум уза, анда якындагы һәм ерак чит илләрнең 112 вәкиле көтелә. Чарага әзерлек турында брифингта сөйләделәр. Kazan Digital Week (диджиталуик) Татарстанның традицион чараларының берсе һәм республика өчен цифрлы үсешнең төп вакыйгасы булып тора. Аны уздыруга 80 миллион сум акча бүлеп бирелгән. Форум 9 нчы сентябрьдә башлана һәм 3 дәвамында уза. Форум инде 5 ел уздырыла. Катнашучылар фәнни-техник мәгълүмат белән алмаша, файдалы эшлекле элемтәләр булдыра, башка илләр вәкилләре белән хезмәттәшлек итә һәм үзләре турында белдерә. Узган елда форумда 36 дан артык килешү имзаланды.