Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов укучыларны, студентларны һәм аларның ата-аналарын Белем көне белән котлады.
Ул билгеләп үткәнчә, бу көн дулкынландыргыч өметләр һәм бәхетле хатирәләр белән тулы, алар безне гомер буе озата бара.
«Татарстанда белем бирү – илдә иң яхшыларның берсе. Әлбәттә, монда төп казаныш безнең педагогларга: мәктәп укытучыларына, Урта һөнәри һәм югары уку йортлары укытучыларына, мәктәпкәчә оешмалар һәм өстәмә белем бирү учреждениеләре тәрбиячеләренә», — диде ТР Рәисе.
Ул ассызыклаганча, бүген мәгариф системасы илебез алдында торган бурычларны хәл итүдә төп роль уйный. Сыйфатлы белемнәрдән һәм заманча компетенцияләрдән башка технологик суверенитетка ирешеп булмый, ә үсеп килүче буында патриотизм тәрбияләү көчле дәүләт өчен нигез булып тора.
Котлау ахырында Рөстәм Миңнеханов укучыларга һәм студентларга укуда тырышлык һәм яңа казанышлар, ата — аналарга балаларының уңышлары өчен горурлык теләде.