Бүген бөтен Республика буенча бәйрәм чаралары уза, алар иртәңге сәгат уннан кичке уңга кадәр дәвам итә. Бәйрәм программасында күренекле якташларыбызны, махсус хәрби операциядә катнашучыларны хөрмәтлиләр. Башкалабыз Казанда тантаналы рәвештә Социалистик хезмәт герое Илдус Мостюковка мемориаль такта, Безнең ишегалдды республика программасы буенча төзекләндерелгән ишегаллары ачыла, ә Казансу ярында көндезге унберенче яртыда Елмай дип исемләнгән иң зур балалар паркы каршы алачак.
Галиасгар Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда «Уйнагыз, гармуннар» халык иҗаты фестивале башлана. Бәйрәмнең төп мәйданчыгы булып «Казан» Гаилә үзәге була. Биредә рспубликаның әйдәп баручы җыр-бию коллективлары, күренеклы җырчылар чыгыш ясый. Ә бәйрәм салюты быел булмый. Казан мэриясендә әйтүләренчә бәйрәм программасына үзгәрешләр кертелү сәбәпле, салютны оештырмаска булдылар. Бүген Республика көнендә Казанның җәмәгать транспорты төнге уникенче яртыга кадәр йөриячәк.